20 укучы утырган мәктәп автобусына пилотсыз очкыч һөҗүм иткән

Запорожье өлкәсенең Васильевск муниципаль округында Украинаның пилотсыз очкычы мәктәп автобусына һөҗүм иткән.

Һөҗүм нәтиҗәсендә машина йөртүче җитди зыян күргән. Аның күкрәк читлеге һәм күзе җәрәхәтләнгән, бите пешкән. Аның хәле авыр дип бәяләнә. Ирне Мелитополь өлкә хастаханәсенә китергәннәр. Биш бала шулай ук кыйпылчыклы җәрәхәтләр алган һәм тикшерү өчен хастаханәгә озатылган.

Һөҗүм вакытында автобуста 20 бала һәм ике өлкән озата баручы булган. Барлык балаларга медицина ярдәме күрсәтелгән, алар белән психологлар эшли.

Запорожье өлкәсе губернаторы Евгений Балицкий, әлеге һөҗүмне үзенең телеграмма-каналында "тыныч гражданнарга һәм балаларга каршы террорчылыкның чираттагы акты" дип атаган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре