Газетага язылу

200 балл туплаучылар: «Авыл мәктәбендә көчле укытучылар укыта»

Авыл мәктәбендә укып та, бердәм дәүләт имтиханнарында 200 әр балл туплап була. Араларында хәтта 9 нчы сыйныфта ук БДИ тапшырып караганнары да бар икән. Югары балл туплау серләрен Кайбыч, Мамадыш, Арча укучыларыннан сораштык.

200 балл туплаучылар: «Авыл мәктәбендә көчле укытучылар укыта»

Илия Әдеһәмова Мамадыш районының Тау Иле мәктәбендә белем алган. Анда балалар саны да 46 гына икән.
– Үзем – Ишки авылы кызы. Башлангыч мәктәп күптән ябылган инде. Мин 1 нче сыйныфтан ук күрше авылга барып укыдым. Без мәктәпне алты бала тәмамладык. Киләсе елда 11 нче сыйныфка баручы юк. Кечкенә генә мәктәп булсак да, укуда калышмадык. Көчле укытучылар укытты. Нәтиҗәләрем тагын да югарырак булсын өчен, репетитор белән дә шөгыльләндем. Химия, биологиядән 100 әр балл җыйдым. Рус теленнән – 86, – ди Илия. – Бу –  тырышлык нәтиҗәсе. Авыл баласы өчен шаккатарлык бит! Әти-әнием дә болай ук булыр дип көтмәгән иде. Әнием авылда фельдшер булып эшли. Киләчәктә аның юлыннан китәсем килде. Документларымны Казан, Мәскәү, Ижау шәһәрләрендәге университетларга тапшырдым. Өметләрем акланыр дип ышанам.

Кайбыч районының Олы Кайбыч мәктәбен тәмамлаган Никита Русов та табиб булырга җыена.
– Химия, биологиядән 100 әр балл алдым. Мондый нәтиҗә – район тарихында беренче тапкыр. Укытучыларым төпле белем бирде. Моннан тыш, онлайн-мәктәптә дә белемемне ныгыттым. Гади авыл мәктәбендә укып та, югары баллар туплап булуын күрсәтә алдым. Абсолют күрсәткечләргә ирешүемнең сәбәбе дә бар. Әнигә бүләк ясыйсым килде. Аны сөендерә алдым, – ди Никита Русов.


Айназ Хәертдинов – Арча районының Апаз мәктәбе укучысы. Ул физика, математика сынауларыннан 100 әр балл җыйган.
– БДИның тәмен иртәрәк татып карадым мин. 9 нчы сыйныфта 11 нче сыйныф укучылары белән математикадан бердәм дәүләт имтиханы сынавында катнашып, 86 балл тупладым. 10 нчы сыйныфта исә баллым 94 иде. Быел сынауларга яз көне генә әзерләнә башладым. Аңа кадәр вакытымны олимпиадаларга багышладым. Репетиторларга йөрмәдем, онлайн-мәктәптә дә укымадым, – ди Айназ. – Әлеге фәннәр белән күптән кызыксындым. Олимпиадаларда катнашуым яхшы укуыма нигез булып торды.  КФУга кереп, программист һөнәрен үзләштерәсем килә. Әтием – физика, информатика укытучысы. Күп нәрсәне аннан өйрәндем. Буш вакытымда компьютерлар төзәтеп сата идем. Абыем да техника белән кызыксына. Болар барысы да миңа да күчкәндер. Авыл мәктәбендә җиһазлар шәһәрнеке кебек күп булмаса да,  укытучылар темаларны бик әйбәт аңлата. Алар миндә физика, математика фәннәренә кызыксыну уятты. Бу белемнәрнең киләчәктә дә файдасы тияр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре