Һиндстанда автобус тирән чокырга төшеп киткән. Фаҗигада кимендә 36 кеше һәлак булган, дип хәбәр итә «Вести» каналы.
Һәлакәт 4 ноябрь иртәсендә Уттаракханд Винит Пал штатында булган. Автобус төшеп киткән чокыр 200 метр тирәнлектә, дип хәбәр иткән коткаручылар.
Фаҗига урынына табигый бәла-казалар вакытында эшли торган илкүләм көчләр төркеме барган.
Чыганак мәгълүматлары буенча, автобус йөртүче идарәне югалту сәбәпле, фаҗига килеп чыккан. Автобуста 60лап кеше булганлгы билгеле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез