Газетага язылу

200 укучы 69 ар мең сум күләмендә акча алачак

Татарстанда «Физик-химик алгарыш» проектында катнашучы иң яхшы 200 укучы 69 ар мең сум күләмендә акча алачак.

5–6 нчы сыйныфта белем алучылар арасында –  50, 7 нче сыйныфлар арасында – 30 һәм 8–11 сыйныфлар арасында 120 баланы бүләкләячәкләр. Бу хакта Республика Министрлар Кабинеты карарында язылган.

Бүләк алу өчен укучылар берничә таләпкә туры килергә: әйбәт укырга, табигать фәннәре буенча түгәрәкләрдә шөгыльләнергә, фән олимпиадалары һәм бәйгеләрдә уңышларга ирешергә, шулай ук фәннәрне алга таба өйрәнү белән кызыксынуларын күрсәтергә тиеш.

Шунысы да бар: бөтенроссия олимпиадалары һәм халыкара олимпиадаларда катнашучыларга программадан читтә калырга туры киләчәк. Моннан тыш, балаларның бер үк вакытта «Физик-химик алгарыш» һәм «Физик-математик алгарыш» программалары буенча акча алу мөмкинлеге булмаячак. Икесенең берсен сайларга туры киләчәк.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре