2009 елдан соң туганнарга тәмәке һәм вейп сатуны тыймакчылар

Россиядә 2009 елдан соң туганнарга тәмәке һәм никотинлы продукция сатуны тыю мәсьәләсен карыйлар. Сәламәтлек саклау министрлыгы “Новые люди” фракциясе эшләгән закон проектын хупларга тәкъдим иткән. Бу хакта “Коммерсантъ” яза.

Документта сүз 2009 елның 31 декабреннән соң туганнарга тәмәке, никотинлы продукция һәм аны тарту өчен җайланмалар сатуны тыю турында бара.

Сәламәтлек саклау министрлыгында күрсәтеп үтелгәнчә, никотин куллануны, шулай ук электрон сигаретлар тартуны киметүгә юнәлдерелгән башлангычларны хупларга кирәк. Шул ук вакытта, закон проекты кабул ителгән очракта, 2028 елда (18дән узган тәүге тартучылар пәйда булгач) бюджетка 7 миллиард сум чамасы акциз керми калырга мөмкин. Ләкин тартуга бәйле авырулардан дәвалау чыгымнары кимү белән акланачак бу, диелгән бәяләмә проектында.

Әмма кайбер ведомстволар башлангычны хупламый. Әйтик, Финанс министрлыгында белдерелгәнчә, закон проектын кабул итү кешеләрнең бер өлешенең конституцион хокукларын чикләүгә һәм легаль булмаган тәмәке продукциясе базары үсүгә китерәчәк. Бу исә кешеләрнең сәламәтлеген кайгыртасы урынга, киресенчә, аны какшатуга китерергә мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре