2014 елдан соң туганнарга тәмәке сатуны тыярга җыеналар

Россия Дәүләт Думасы депутаты Солтан Хамзаев шундый тәкьдим белән чыккан.

- Ил күләмендә, шул исәптән Россиядә дә, тәмәке тартуга каршы алып барылган чаралар "божрадагы тиен"не хә терләтә. Божра бер туктамый әйләнеп тора, без чабабыз, эшләп чыгарылган электр энергиясе исә дөнья күләмендә тәмәке житештерү белән шөгыльләнүче компанияләр файдасына китә, - дип белдергән Хамзаев.

Депутат тәмәкенең снюс, айкос, вейп кебек яңа төрләре пәйда булуга да борчылуын белдергән.

Исегезгә төшерәбез: 2022 елдан Россиядә тәмәке тартучыларга карата жәза катгыйланды. Күчемсез милек, оешма обьектларында тәмәке көйрәткән кешеләрне хәзер янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу маддәсе буенча жаваплылыкка тартачаклар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

тәмәке

Көн хәбәре