Үтеп баручы ел берәүгә дә җиңел булмады. Яз көне мәктәпләр өч айга өйдә укытуга күчте. Онлайн укыту әти-әниләргә, укучыларга күпмедер дәрәҗәдә укытучы кадерен аңларга өйрәтте. Мәктәпләрне тизрәк ачсыннар иде инде, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килде. Пандемия дигәнең күпләрне күктән җиргә төшерде. Ә сезнең өчен ел нинди булды?
Рафилә Имукова, укытучы:
– Яңа уку елында «Авыл укытучысы» грантын отып, Нурлат шәһәреннән Апас районына күченеп килдем. Анда ике ел эшләдем. Апас урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларга һәм физика фәненнән белем бирәм. Монда күченеп килгәнгә, бер дә үкенмим. Яңа мәктәп, бөтенләй яңа хисләр. Укучыларым бик ошый, район үзәгендә мохит тыныч. Ике бала тәрбиялим. Миллионны шулар өчен тотачакмын, акчаны алдык инде. Читтән торып укыту башта кыен булды. Бер айдан соң барысына да ияләштек. Кайбер балалар компьютерны кабыза да белми иде. Әти-әниләр белән бергәләп авырлыкны җиңеп чыктык.
Рәзинә Әхмәдуллина, Кукмара районының Ядегәр мәктәбе директоры урынбасары:
– Безнең өчен бик уңышлы ел булды. Инсаф Фәйзрахманов БДИдан 400гә якын балл туплап, татар мәктәбендә дә яхшы белем алуын күрсәтте. Ул безне республикага танытты. Хәзер КФУда информацион технологияләр юнәлешендә белем ала. Районның август киңәшмәсе бездә үтте, мәктәпкә әзерлек буенча районда беренче урын алдык. Яңа уку елы башында мәктәпкә республиканың элеккеге мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов килде. Күптән түгел туган телләрдә укыту буенча 500 мең сумлык республика грантын оттык. Читтән торып уку әллә ни кыенлыклар тудырмады.
Динара Смага, «Иннополис» мәктәбендә инглиз теле укытучысы:
– Моңа кадәр Казаннан Әтнә районының Комыргуҗа мәктәбенә барып укыттым. Хәзер «Иннополис»та эшлим. Быелгы ел яңа ысуллар кулланылу белән истә калды. Мәктәптә читтән торып укыту технологияләре бик нык үсеш алган. Шуңа күрә проблемалар булмады. Онлайн уку җиңел булды, үзебезгә кирәкле платформаларны сайладык. Мәктәп аны сатып алды. Балаларда уку теләге көчле. Яңа технологияләрне хәзер дә кулланып булачак. Пандемия бик күп нәрсәгә өйрәтте. Кайбер төшенчәләрнең бик кыйммәт, кайберләренең алай ук әһәмиятле булмавын аңладык.
Резеда Зарипова, ике бала анасы:
– Укытучының кадерен аңларга өйрәндек. Өйдә укыган вакытта берничә елга картайганбыздыр. Кызым 1 нче сыйныфта укый иде. Хәзер бит мәктәп программалары бөтенләй башка. Аңа безнең баш җитә торган түгел. Әби-бабай, гаиләбез белән кызыбызны укытып мәш килдек. Кулга күптән китап тоткан булмаган икән. Хәзер бераз укыштыргалый башладык. Кайчан мәктәпне ачалар инде дип, бармак бөгеп көннәрне санадык. Укытучыларга хөрмәт күпмедер дәрәҗәдә арткандыр дип уйлыйм. Яшәсен мәктәп!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез