2023 ел нәтиҗәләре буенча Россиядә реаль хезмәт хакы якынча 8 процентка артачак

2023 ел нәтиҗәләре буенча Россиядә реаль хезмәт хакы якынча 8 процентка артачак, ә халыкның реаль керемнәре үсеше якынча 5 процентны тәшкил ителәчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин «туры элемтә» барышында хәбәр итте.

– Реаль хезмәт хакы якынча 8 процентка артачак. Бу әле инфляцияне исәпкә алмаганда, – диде Владимир Путин.

Россия Президенты искәрткәнчә, 2024 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме 18 процентка артачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре