2023 елда “Лада” автомобиле инфляциядән кимрәк дәрәҗәдә кыйммәтләнәчәк

Волжск автомобиль заводы президенты Максим Соколов “РИА Новости” хәбәрчесенә белдергәнчә, 2023 елда “Лада” автомобиле инфляциядән кимрәк дәрәҗәдә кыйммәтләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез: 2022 ел йомгаклары буенча Россиядә инфляция күрсәткеченең 12 процент тәшкил итүе көтелә. Әмма Үзәк банк инде 2023 елда ук сум бәясенең 5-7 процентка, ә 2024 елда бөтенләй дә 4 процентка гына кимиячәген вәгъдә итә.

Моңа кадәр автомобильләр базары белгече Максим Кадаков та илебез базарының әлеге машина белән тулуы сәбәпле, “Лада” бәясе төшәчәген фаразлап үткән. Аның әйтүенчә, Россиядә яшәүчеләрнең ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерү өчен 1 миллион чамасы яңа “авто” җитә. Шуңа күрә базарга яңа машиналар күпләп килеп керә башласа, бәяләр төшәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре