Былтыр илдә яшәүчеләр кулдан 6,04 миллион җиңел машина сатып алган. Бу – соңгы ун елда иң зур сан, дип хәбәр иткән Автостат белгечләре.
Әйтүләренә караганда, иске автомобильләргә ихтыяҗ артуга халыкның кесә хәле яхшыруы, шулай ук россиялеләрнең бәяләр тагын да үсү ихтималыннан шикләнүе тәэсир иткән. Барлык сатылган машиналарның 25 проценты «LADA»га туры килгән. Былтыр үзебездә җитештерелгән һәм кулда булган 1,5 миллион автомобиль сатылган. Икенче урында – Toyota машиналары. Аннан соң исемлектә Kia һәм Nissan килә. Статистика мәгълүматларына караганда, узган елның декабрендә кулланышта булган машинаның уртача бәясе 1,48 миллион сум тәшкил иткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез