Газетага язылу

2025 ел йомгаклары буенча банклардагы саклык акча 9,5 триллион сумга арткан

Узган елның декабрь аенда Россиядә яшәүчеләрнең банклардагы саклык акчасы 5,6 процентка, ягъни 3,6 триллионга артып, 67 триллион сум тәшкил иткән.

Үзәк банк мәгълүматларына караганда, халыкның акчасы еллык премияләр һәм гыйнвар аеның социаль түләүләрен (шул исәптән пенсияләрне, балалар пособиеләрен) алдан түләп кую хисабына күбәйгән.

 

2025 ел йомгаклары буенча, банклардагы саклык акча 16,2 процентка, ягъни 9,5 триллион сумга арткан. Банкта билгеләп үтелгәнчә, җитди үсеш бу. Гәрчә 2024 елгы рекордлы күрсәткечтән (27,7% – ул чагында кертемнәр буенча процентлар бик югары иде) түбәнрәк булса да.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре