2025 елда бәйрәм ялларының кайчан күпме булачагы билгеле

Халыкка тоташ ял итү мөмкинлеге тудыру өчен киләсе елның 4 гыйнвар – шимбә ялы җомга – 2 майга күчерелә. 5 гыйнвар – якшәмбе ялы чәршәмбе – 31 декабрьгә; 23 февраль – якшәмбе ялы пәнҗешәмбе – 8 майга; 8 март – шимбә ялы җомга – 13 июньгә; 1 ноябрь – шимбә ялы дүшәмбе – 3 ноябрьгә күчерелә.

2024-2025 елларда Яңа ел каникулы 11 көн: 2024 елның 29 декабреннән 2025 елның 8 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк (шимбә – 28 декабрь эш көне булачак). 2025 елда май бәйрәмнәренә рәттән ике атна дүртәр ял көне туры килә: 1-4 һәм 8-11 май. Моннан тыш җәен: 12-15 июньдә, шулай ук көзен – 2-4 ноябрьдә озын яллар көтелә.

Түбәндәге дәүләт бәйрәмнәре көннәрендә ял итәчәкбез:

1–6 һәм 8 гыйнвар – Яңа ел каникулы
7 гыйнвар – Раштуа
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне
8 март – Халыкара хатын-кызлар көне
1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме
9 май – Җиңү көне
12 июнь – Россия көне
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне

Татарстанлыларны әле тагын өстәмә яллар көтә. 30 мартта Ураза гаете һәм 6 июньдә  Корбан гаете көннәрендә ял итәчәкбез.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре