2025 елда гарәп илләреннән Россиягә күлүче туристлар саны 250%ка арткан

Быел Фарсы култыгы илләреннән Россиягә килүче туристлар агымы 250% ка арткан. Бу хакта Россия туристлык агентлыклары альянсы вице-президенты, "Розовый слон" туристлык агентлыклары челтәре генераль директоры Алексан Мкртчян "Туристэкспо. Кырым" актив ял һәм туризм төбәкара күргәзмә-форумында әйткән.

"Әгәр без Гарәп базарын алсак, анда үсеш булачак, Минемчә, плюс 250%, - дип аның сүзләренә сылтама белән ТАСС яза. - Фарсы култыгы илләрендә яшәүчеләр: Гарәп Әмирлекләре, Бәхрәйн, Күвәйт, Согуд Гарәбстаны".

Күрсәтелгән илләрдән сәяхәтчеләр еш кына Мәскәүгә, Санкт-Петербургка һәм Сочига киләләр. Соңгысына килгәндә, туристлар бу шәһәрне беренче чиратта климат һәм табигать аркасында сайлыйлар. Спикер сүзләренчә, алар күбрәк диңгез белән түгел, ә таулар һәм урманнар белән кызыксына.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре