Бу хакта Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге акчаның 26,4 млрд сумы федераль бюджеттан бүлеп бирелгән. Иң зур финанслау «Яшәү өчен инфраструктура» (15,1 млрд сум) һәм «Гаилә» (14,8 млрд сум) проектларына тотылган.
Шулай ук «Яшьләр һәм балалар» (8,8 млрд сум) һәм «Озын һәм актив тормыш» (4,1 млрд сум) проектларына шактый зур суммалар бүлеп бирелгән.
Моннан тыш, түбәндәге проектларга акча бүлеп бирелгән:
- Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү – 1,28 млрд сум;
- Кадрлар – 1,196 млрд сум;
- Экологик иминлек – 606 млн сум;
- Туризм һәм кунакчыллык – 339,5 млн сум;
- Нәтиҗәле һәм конкурентлыкка сәләтле икътисад – 156,7 млн сум;
- Пилотсыз авиация системалары – 25,5 млн сум;
- Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтне цифрлы трансформацияләү – 13,0 млн сум.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез