2025 елда Казанда дәүләт ярдәме программалары буенча 520 гаилә торак шартларын яхшырткан

Казанда быел 520 гаилә федераль һәм республика программалары ярдәмендә торак шартларын яхшырткан. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Халык арасында социаль ипотека программасына ихтыяҗ югары булып кала. 2025 елда аның кысаларында 496 гаилә фатир алган, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларның 15 гаиләсенә өстенлекле ярдәм күрсәтелгән. Алар социаль ипотека буенча төзелгән өч йортка (берсе - «Салават күпере» торак районында, икесе «Гаилә» торак комплексында) күченгән.

Өстәмә рәвештә «Салават күпере»ндәге ике йортта да фатирлар бүленгән, аларга якын арада күченәчәкләр. Тагын 1514 гаилә үз чиратын көтә.

Федераль программалар Бөек Ватан сугышында катнашучыларның ике тол хатынын һәм ун инвалидны торак сатып алуга субсидияләр белән тәэмин итәргә мөмкинлек биргән. Әлеге ярдәм чаралары 2005 елның 1 гыйнварына кадәр мохтаҗлар сыйфатында исәпкә баскан Бөек Ватан сугышы, сугыш хәрәкәтләре ветераннары һәм инвалидлар өчен каралган.

Күп балалы гаиләләргә торак сертификатлары бирү программасы буенча биш балалы гаилә 77,36 квадрат метр мәйданлы фатирга документ алган - хәзер алар өчен яраклы торак сайлыйлар. Моннан тыш, Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыга да сертификат тапшырылган.

Быел торак сатып алу өчен социаль түләүләр ун яшь гаиләгә бирелгән. Тагын 48 гаилә финанс ярдәмен көтә.

Торак программаларында катнашу өчен казанлыларның Татарстан башкаласында даими теркәлү урыны булырга, алар торакка мохтаҗлар буларак исәптә торырга, шулай ук ипотека программалары очрагында түләүгә сәләте расланган булырга тиеш. Документларны ТР Дәүләт хезмәтләре порталында, күп функцияле үзәктә һәм район хакимиятләре аша тапшырырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре