Газетага язылу

2025 елда Россиядә авиаһәлакәтләр саны кимегән

2025 елда Россиядә авиация һәлакәтләре саны алдагы ел белән чагыштырганда өчтән бергә кимегән.

Росавиация мәгълүматлары буенча, бер ел эчендә 26 вакыйга теркәлгән – 2024 елга караганда 12гә кимрәк, дип яза РИА Новости.

Аларның 14 очрагы авария һәм 12се – катастрофа буларак классификацияләнгән. Бер ел элек илдә 20 авария һәм 18 һәлакәт булган. Авиаһәлакәтләр санының гомуми кимүенә карамастан, һәлак булучылар саны арткан. 2024 елда 64 кеше авиаһәлакәт корбаны булган, ә 2025 елда аларның саны 73кә җиткән.

Сизелерлек үсеш Амур өлкәсендә июль аенда Ан‑24 һәлакәте белән бәйле: бортта 48 кеше булган, алар барысы да һәлак булган. Зыян күрүчеләр саны, киресенчә, кискен кимеде. Әгәр 2024 елда авиация һәлакәтләрендә 57 кеше зыян күргән булса, 2025 елда – 10 гына.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре