2025 елда Россиядән читтә 45 илдә Сабан туе үткәреләчәк

2025 елда Сабан туен, Россияне санамаганда, 45 илдә үткәрәчәкләр. Бу хакта РИА «Новости»га биргән интервьюсында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев хәбәр итте.

«Безнең активистлар, мохтариятләр Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән якынча 4 мең Сабан туе үткәрә, без юкка гына: «Сабан туе планета буйлап бара», - дип әйтмибез. Россиядән читтә бәйрәм быел безнең үзәкләр эшли торган 45 илдә уздырыла», - дигән ул.

Әлеге илләр арасында Таиланд, Дубай, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Австралия, Төркия, Финляндия бар. Санап үтелгән дәүләтләрнең кайберләрендә Сабан туен беренче тапкыр уздырдылар, ә кайберләрендә «сабан бәйрәме» күптән инде традицион чарага әверелде, диде  Шәйхразыев.

«Дубайда Сабан туена ел саен 2-2,5 мең кеше җыела, быел анда 4 меңгә якын кунак бар иде < >. Сабан туе берничә дистә ел дәвамында үткәрелә торган илләр бар. Мисал өчен, 100 ел элек татарлар күчеп килгән Австралиядә, Төркиядә, Финляндиядә. Бу илләрдә Сабан туе безнең өчен горурлык булды», - диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре