Газетага язылу

2025 елда Татарстан Дәүләт Советына йөзгә якын республика закон проекты кертелгән

Быел ТР Дәүләт Советына йөзгә якын республика закон проекты депутатлар каравына тапшырылган. Бүгенге көнгә 82 закон (шул исәптән 11 база законы) кабул ителгән. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Татарстан – Яңа Гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы утырышында шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Иҗтимагый әһәмияткә ия дип санарга мөмкин булган 20 закон кабул ителде. Алар реабилитацияләнгән гражданнарны торак белән тәэмин итү тәртибен билгеләүгә, аерым категориягә кергән балаларны дарулар белән тәэмин итү тәртибен үзгәртүгә; өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гражданнарга җир укишәрлеге урынына акчалата түләүләр бирүгә; хезмәт ветеранының уртача айлык кеременең чик күләмен арттыруга һәм башкаларга кагыла», – дип белдерде «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәте Югары советы рәисе.

Ул «Татарстан тавышын федераль дәрәҗәдә дә ишетәләр» дип искәртте. Җирле үзидарәне үзгәртеп кору кысаларында ТР Дәүләт Советы федераль закон проектына төзәтмәләр керткән, шул исәптән җирле үзидарә моделен мөстәкыйль рәвештә билгеләү хокукын төбәкләргә бирергә тәкъдим иткән. Татарстан депутатларының тәкъдимнәре федераль законнар белән хупланган.

«Россия Федерациясенең 26 субъекты республика Дәүләт Советына мондый принципиаль позиция өчен теләктәшлек сүзләрен җиткерде. Шул рәвешле, Татарстанда гамәлдәге ике дәрәҗәле система сакланып калды, ул быел узган сайлаулар барышында тагын бер кат үзенең яшәргә хаклы икәнен күрсәтте», – дип билгеләп үтте парламент спикеры.

Мөхәммәтшин Татарстанның 2026 елга һәм 2027-2028 елларның план чорына бюджеты кабул ителүен искәртте. Ул аны «оптималь, югары программалы юнәлешне саклый һәм икътисадның реаль мөмкинлекләренә таяна торган бюджет» дип атады.

Дәүләт Советы Рәисе шулай ук быел республика парламенты эшчәнлегенең 30 еллыгы билгеләп үтелүен әйтте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре