Газетага язылу

2025 елда Татарстанда 400 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән

Узган ел республикада 400 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән.

Бу, 2024 ел белән чагыштырганда, 7,3 процентка күбрәк. Бу турыда авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров тармакның еллык коллегиясендә әйтте.

Азы һәм эшкәртү сәнәгатен дә исәпкә алып, гомуми продукциясе күләме 772 млрл сумны тәшкил итте, - диде министр.

Коллегия башланганчы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә яңа машиналар тапшырды һәм "Казан Агро- 2026" авыл хуҗалыгы күргәзмәсен карады.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. 
 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре