Газетага язылу

2025 елда Татарстанда җил чәчәге белән авыручылар саны арткан

Татарстанда 2025 елда җил чәчәге, грипп һәм энтеровирус инфекциясе белән авыручылар саны арту теркәлгән.

Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең йомгаклау коллегиясендә ведомство башлыгы Марина Патяшина хәбәр итте.

Шул ук вакытта кызамык белән авыручылар саны дүрт тапкырга, ә бума ютәл белән авыручылар саны 14 тапкырга кимегән.

2025 елда Татарстанда барлыгы 686,9 мең йогышлы авыру очрагы теркәлгән. Патяшина искәртүенчә, авыруларны профилактикалауның иң яхшысы – вакцинация.

2025 елда ике миллионнан артык кешегә прививка ясатканнар. Бу Татарстан халкының 52% ын тәшкил итә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре