Газетага язылу

2025 елда Татарстанның юл тармагы өчен «ЦТС биржасы»нда сату күләме 9 млрд сумнан артып китте

2025 елда «ЦТС биржасы» АҖ сәүдә электрон мәйданчыгында юл-транспорт тармагында сатып алуларны оештыру өчен 142 оешма теркәлгән.

Шуларның 54е подрядчы оешмалар, 24е җир асты байлыкларыннан файдаланучылар һәм 64е тәэмин итүчеләр. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 2025 елда башкарылган килешүләрнең гомуми саны 939 берәмлек тәшкил итте.

Барлык төзелгән килешүләрнең суммар күләме 9 154,05 млн сумга җитте, бу 2025 елга планның 110,3% ын тәшкил итә (8,3 млрд сум). Әлеге сәүдә мәйданчыгы ярдәмендә сатып алына торган төп товарлар руда булмаган төзелеш материаллары (ком, ПГС, вак таш) һәм төрле металл конструкцияләр, торбалар. Вак таш сату структурасында төп товар позициясен саклап кала.

Әлеге тенденция төп төзелеш материалларына ихтыяҗның тотрыклылыгын чагылдыра һәм планлаштырылган инфраструктура проектларының вакытында гамәлгә ашырылуын күрсәтә. «ЦТС биржасы " ярдәмендә сатып алу процедураларын гамәлгә ашыру сәүдәнең үтә күренмәлелеген арттырырга, сатып алу процедураларын оптимальләштерергә һәм гадел бәя куюны формалаштырырга ярдәм итә, бу коррупциягә каршы нәтиҗәле фактор булып тора", - дип билгеләп үтте ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Лилия Сафиуллина.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре