Газетага язылу

2025 елда төп капиталга инвестицияләр күләме 1,6 триллион сумнан артып киткән

2025 елда төп капиталга инвестицияләр күләме 1 триллион 655 миллиард сум тәшкил иткән.

Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтте.

"Узган ел йомгаклары буенча төп капиталга инвестицияләр күләме 1 триллион 655 миллиард сум тәшкил итте", -диде ул. Татарстанда социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча оператив штабның һәм Татарстан Икътисад министрлыгының еллык коллегия утырышында Мидхәт Шаһиәхмәтов инвестицон мохитне яхшырту буенча эзлекле эшне дәвам итәргә кирәклеген дә әйтте. "Инвестицияләрнең алга таба да үсеше республика хакимиятенең барлык дәрәҗәләреннән һәм чимал белән тәэмин итүче оешмалардан инвестицион мохитне яхшырту буенча эзлекле эшне дәвам иттерүне таләп итә", - диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре