2025 елның 1 гыйнварыннан Казанда туристларга салым кертелә

Казанда киләсе елның 1 гыйнварыннан туристларга салым кертелә. Кунакханәләрдә яшәү бәясенең 1 процентын тәшкил итәчәк ул. Федераль законда билгеләнгәнчә, минималь салым күләме – көненә 100 сум. Шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәренә караганда, балалар һәм кайбер ташламалардан файдаланучылар салымнан азат ителәчәк.

Башлангыч исәп-хисапларга караганда, мондый салым 2025 елда башкалабыз казнасына 150 миллион сумнан күбрәк өстәмә акча кертәчәк. Бу акча шәһәр инфраструктурасын яхшырту, парк-скверларны яңарту, Казанның туристлык брендын танытуга тотылачак.

Краснодар, Пермь, Петрозаводск, Бөек Новгород кебек шәһәрләрдә мондый салым кертү турында карар кабул ителгән дә инде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре