Үзәк банкта аңлатуларынча, купюралар ялган акчалар ясауны профилактикалау максаты белән модернизацияләнә.
Россия банкы бөтен номиналь линейканы бердәм стильдә итәргә омтыла. Дизайнның төсләре һәм элементларында дәвамчанлык сакланырга тиеш, ә банкнотларны кешеләр дә (шул исәптән начар күрүчеләр), автомат җайланмалар да җиңел танырга тиеш.
Элегрәк Үзәк банк матбугат конференциясендә Казан Игенчеләр сарае һәм өчпочмаклар рәсеме төшерелгән 1000 сумлык яңа купюра тәкъдим итте.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез