Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев билгеләп үткәнчә, беренче укылышта кабул ителгән закон проектына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан 6 төзәтмә кергән. Депутат төзәтмәләр таблицасын тәкъдим иткәндә, төзәтмәләр 2026, 2027 һәм 2028 елларга Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондыннан һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан керемнәр күләменең артуы белән бәйле, дип аңлатты. Субвенцияләр күләме 2026 елга 1 млрд 308 млн. сумга, 2027 елга 2 млрд 369 млн. сумга, 2028 елга 5 млрд 583 млн. сумга арта. Керемнәргә карап чыгымнар күләме дә арта.
Өстәмә акчалар субъектның ММИ база программасына кертелмәгән санитария авиациясе, югары технологияле медицина ярдәме буенча чыгым йөкләмәләрен финанслашуга һәм Татарстан Республикасы территориясендә ММИ оешмасын медицина ярдәме өчен түләү өлешендә финанс белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
2026 елга республиканың Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында закон проекты түбәндәге параметрлар белән кабул ителде: керемнәр һәм чыгымнар – 101 млрд 381 млн 515,4 мең сум. План чорына бюджет кытлыгы планлаштырылмый.
План чорына 2027 елга керемнәр һәм чыгымнар 109 млрд 391 млн 783,9 мең сум тәшкил итәчәк. 2028 елга керемнәр һәм чыгымнар 117 млрд 398 млн 026,6 мең сум.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез