Газетага язылу

2026 елда 16 яшь галим яшәү шартларын яхшырту өчен субсидия алачак

2026 елда яшь галимнәрнең яшәү шартларын яхшырту программасы киңәйтеләчәк. Бу хакта ТР Фәннәр академиясенең 2025 ел нәтиҗәләренә багышланган гомуми җыелышында аның президенты Рифкат Миңнеханов хәбәр итте.

«Агымдагы елда дүрт яшь галим инде шундый ярдәм формасын алды. Киләсе елда грантлар саны 16га кадәр арттырылачак», — диде ул.

Исегезгә төшерәбез, быелдан Татарстанда яшь галимнәрнең яшәү шартларын яхшырту программасы эшли башлады. Алар торак сатып алганда беренчел взносны каплау яки ипотека кредитын киметү өчен 1,375 млн сумга кадәр субсидия ала ала.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре