2026 елда автокредитлар буенча ставкалар 13-15 процентка кадәр кимиячәк

Россиядә автокредитлар буенча ставкалар 2026 елда 13-15 процентка кадәр төшәргә мөмкин. Финанс аналитиклары гильдиясенең күзәтчелек советы әгъзасы Александр Разуваев «Татар-информ»га шундый фаразлары белән уртаклашты.

«Әгәр 2026 елда Үзәк банкның төп ставкасы 10-12 процентка кадәр төшсә, автокредитлар 13-15 проценттан бирелә башлаячак», - дип фаразлады икътисадчы.

Шул ук вакытта ул машина алырга теләүче россиялеләргә тупланма системаны кулланырга киңәш итә.

«Әгәр машина сатып алырга телисез икән, эшләгән акчагызның бер өлешен тупланма счетка салыгыз һәм җыеп барыгыз, кредит алмагыз», – дип йомгаклады Разуваев.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре