Бу хакта РИА Новостига Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Николай Коломейцев хәбәр итте.
Әгәр ана капиталы беренче балага рәсмиләштерелгән булса, икенче бала туганда, якынча 234 мең сум күләмендә өстәмә түләү каралган.
Коломейцев билгеләп үткәнчә, 2024 елдан өстәмә таләп гамәлдә: бала да, ана капиталы алган ата-ана да туу буенча Россия гражданлыгына ия булырга тиеш.
Парламентарий сүзләренчә, ана капиталы программасы 2007 елның 1 гыйнварыннан гамәлдә. Бу вакыт эчендә түләүдән 15 млн га якын Россия гаиләсе файдаланды. Ул ассызыклаганча, сертификат бер генә тапкыр бирелә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез