Газетага язылу

2026 елда больничный һәм декрет буенча пособиеләр арта

2026 елда рәсми рәвештә эшләүче россиялеләрнең иминият пособиеләре арта.

Үзгәрешләр йөклелек һәм бала табу өчен түләүләргә, бала карау өчен айлык пособиеләргә, шулай ук больничный түләүләренә кагылачак. Бу хакта Дәүләт Думасының кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты әгъзасы Алексей Говырин хәбәр иткән. Аның сүзләрен «ТАСС» китерә.

Яшь ярымга кадәр бала карау буенча айлык пособиенең максималь күләме 83 021,18 сум тәшкил итәргә мөмкин. 140 көн дәвам иткән стандарт ялда булган хатын-кызларга йөклелек һәм бала табу өчен пособиенең максималь суммасы 955 836 сум булачак.

Түләүнең конкрет күләме рәсми хезмәт хакы дәрәҗәсенә бәйле булачак: пособие декрет ялына киткәнче ике ел дәвамында алган уртача керемнән чыгып исәпләнә.
Больничный түләүләрен исәпләгәндә дә шундый ук принцип кулланыла. Говырин аңлатканча, 2026 елда иминият стажы сигез ел һәм аннан да күбрәк булган хезмәткәрнең вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиесенең максималь күләме көненә 6 827,40 сум тәшкил итәчәк.

Биш елга кадәр стажы булган гражданнар уртача хезмәт хакының 60 проценты, биш елдан сигез елга кадәр стажлы хезмәткәрләр – 80 процент, ә сигез ел һәм аннан да күбрәк стажы булучылар – 100 процент күләмендә пособие алачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре