«2026 елга килгәндә, без тулаем эчке продукт сакланыр дип көтәбез. Аның үсеше, беренче чиратта, эчке драйверлар хисабына 1-1,3 процент тәшкил итәчәк. Инфляция 4-4,5 процент дәрәҗәсендә көтелә», – диде Хөкүмәт Рәисе урынбасары.
Новак шулай ук быел сәнәгать җитештерүе үсеше 2,3 процент дәрәҗәсендә көтелүен әйтте (2025 елда эшкәртү сәнәгате 2,8 процент үсеш күрсәтте).
Шул ук вакытта, РФ вице-премьеры икътисадның 2025 елда бары тик 1 процентка гына үсүен Хөкүмәт һәм Россия Банкы гамәлләре белән аңлатты. «Бер процентлы үсеш барыннан да элек кырыс акча-кредит сәясәте һәм кырыс бюджет сәясәте уздыру белән бәйле», – диде ул.
РФ Икътисади үсеш министрлыгының 2026 елга инфляция буенча федераль бюджетка карата фаразы 4 процентка тигез. Үзәк банк 2026 елда инфляция 4-5 процент тәшкил итәр дип көтә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез