Газетага язылу

2026 елда ипотека буенча ставка 12 процент булыр дип фаразладылар

Мәскәүдә Саклык банкы идарәсе рәисе урынбасары Анатолий Попов ипотека ставкасын киметү буенча фаразларын әйтте.

Очрашуда «Луна» күчемсез милек агентлыгы генераль директоры Лилия Нәбиуллина катнашты. 2026 елга фараз шул: ставка 12 процент тирәсе булачак.

– Миңа калса, базарның кая таба баруы аңлашыла. Тизрәк төшүен теләр идек тә, кызганыч, соңгы ике айда булган инфляция кимүне бераз акрынайтты. Гамәлдәге ставка барыбер шактый югары. Шуңа күрә үз кредитларын рефинансларга теләгән заемщиклар ставканың 10 проценттан түбәнрәк төшүен көтә", - диде Анатолий Попов.

Аның сүзләренчә, ставканың 10 проценттан түбәнрәк төшүенә 2027 елда гына исәп тотарга мөмкин. Шуннан чыгып карарлар кабул итәргә кирәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре