Газетага язылу

2026 елда «Изге Болгар җыены»ның кайсы көннәрдә узачагы билгеле

Татарстан Министрлар Кабинеты 922 елда Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам динен кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены-2026» чарасына әзерлек планын раслады. Чара 16-17 май көннәрендә узачак. Бу хактагы карар Татарстан хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

Документта чара программасы өлешчә ачыла. Болгар музей-тыюлыгы территориясендә халык кәсебе эшләнмәләре ярминкәсе, «ислам» темасына лекцияләр, шул исәптән намаз дәресләре, хатын-кызлар өчен яулык бәйләү һәм ир-атлар өчен татар чалмасы бизәү буенча мастер-класслар үткәрү планлаштырыла.

Гарәп каллиграфиясе белән кызыксынучылар өчен «язу тарихы» интерактив мәйданчыгы оештырыла, анда килүчеләр бу сәнгать техникасының технологиясен өйрәнә алачак.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре