2026 елда Казан ислам дөньясы мәдәни башкаласы дәрәҗәсен йөртәчәк

2026 елда Казан ислам дөньясы мәдәни башкаласы дәрәҗәсен йөртәчәк. «Бу республикабызның мәдәни мирасын үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ача», – диде республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгатендә.

Ул Казанда Г.Камал исемендәге театрның заманча бинасы төзелешен мәдәният тармагында мөһим вакыйга дип атады. Татарстан Рәисе соңгы елларда мәдәният тармагының матди-техник базасы күпкә яңартылганын билгеләп үтте.

«Соңгы биш елда 82 яңа мәдәният объекты төзелде, 348 объект капиталь төзекләндерелде. Барлыгы 60 млрд сум инвестиция кертелгән», – дип әйтте.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов Татарстан Рәисе милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" Раис

Көн хәбәре