1 гыйнвардан индексация өстәлгән бәягә салым (НДС) ставкасы артуга бәйле рәвештә 1,7 процент тәшкил итте. Бу хакта бүген ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Ренат Гайнетдинов ведомствоның 2025 елдагы эш нәтиҗәләренә багышланган киңәйтелгән утырышта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».
«Икенче этап 1 октябрьгә планлаштырылган. Гражданнарга түләү үсешен чикләүнең гамәлдәге механизмы кысаларында Федераль Хөкүмәт күрсәтмәсе белән Татарстан өчен уртача индекс 13,4 процент күләмендә билгеләнгән. Шул ук вакытта гражданнар өчен рөхсәт ителгән тайпылыш чиге – 4,8 процент. Димәк, индексның аерым муниципалитетлар өчен максималь күрсәткече 18,2 процент тәшкил итәргә мөмкин. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу күрсәткечләр барлык җиде коммуналь хезмәтне дә исәпкә алып кабул ителгән», – дип сөйләде ул.
Конкрет хезмәт күрсәтүгә тариф үсеше уртача зурлыктан зуррак якка да, кечерәк якка да аерылырга мөмкин. Республиканың 840 муниципаль берәмлеге өчен гражданнарның түләүләре 13,4 проценттан артмаячак. 73 муниципалитет (24 шәһәр, 17 шәһәр тибындагы бистә һәм 32 авыл җирлеге) өчен индекс рөхсәт ителгән тайпылышны исәпкә алып билгеләнгән һәм 18,2 процент тәшкил итә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез