2026 елда май бәйрәмнәре соңгы 8 ел эчендәге иң кыскасы булачак

Дәүләт Думасы депутаты Светлана Бессараб сүзләренчә, 2026 ел башындагы озын Яңа ел каникуллары аркасында россиялеләр май аенда азрак ял итәчәкләр.

2025 елда россиялеләр май бәйрәмнәрендә ике тапкыр дүртәр көн ял иткәннәр иде, ә 2026 елда яллар кыскарак булачак.

"1 майда өч ял көне булачак, 9 майда - шулай ук өч көн", - дигән Бессараб ТАССка.

2026 елда сигез ел эчендәге иң кыскасы май бәйрәмнәре булачагын да исәпләп чыгарганнар. Иң озыны 2019 елда булган: ул вакытта Россия халкы тугыз көн ял иткән –  1 майдан 5 майга кадәр һәм 9 майдан 12 майга кадәр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре