2026 елда пенсия күләме арта

Киләсе елда картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 27 мең сумнан күбрәк булачак, дип сөйләде РИА Новостига Дәүләт Думасы депутаты Екатерина Стенякина.

«Россия Федерациясендә картлык буенча исәпләнгән иминият пенсиясенең уртача күләме 2025 елның 1 июленә эшләмәүче пенсионерлар өчен 25 826,03 сум тәшкил иткән. Димәк, 7,6 процент индексациядән соң аның күләме 27 788,8 сумга кадәр артачак», – дип билгеләде ул.

Сәясәтче искә төшергәнчә, индексация 1 гыйнварда булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре