Газетага язылу

2026 елда республикада укучыларны бушлай тукландыруга 3 млрд сумга якын акча юнәлтеләчәк

2026 елда Татарстанда дәүләт һәм муниципаль мәктәпләрнең башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Бу хакта республиканың Финанс министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Быел бу максатларга 2,93 млрд сум юнәлтү планлаштырыла. Финанслауның бер өлеше (1,58 млрд сум) федераль бюджеттан субсидияләр рәвешендә биреләчәк. Тагын 1,3 млрд сум Татарстан Республикасы бюджетыннан һәм җирле бюджетлардан бүлеп биреләчәк.

Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында әйтүләренчә, Россия Мәгариф министрлыгы белән Татарстан Министрлар Кабинеты арасында республика бюджетына федераль субсидия бирү турында килешү төзелгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре