Газетага язылу

2026 елда Россия гражданнары 118 көн ял итәчәк

Бу календарь чорына нәкъ менә шул санда ял һәм бәйрәм даталары туры килә, бу дүрт тулы айны тәшкил итә. Эш көннәре саны 247гә җитәчәк. Бу хакта «ТАСС»ка сылтама белән «Татар-информ» яза.

Президент академиясе эксперты Татьяна Подольская исәпләп чыгарганча, россиялеләргә ял итүгә караганда 2,1 тапкыр күбрәк эшләргә туры киләчәк.

Белгеч аңлатканча, РФ Хезмәт кодексы елына 14 эш көне булмаган бәйрәм көнен беркетә.

Еллык хезмәт һәм ял балансының тотрыклылыгы көннәрне күчерү механизмы ярдәмендә тәэмин ителә: бәйрәм датасы шимбә яки якшәмбегә туры килсә, өстәмә ял көне эш көннәренең берсенә күчерелә. Мондый тәртип ял көннәренең гомуми санын елдан-ел үзгәрешсез калдырырга мөмкинлек бирә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре