«Беренче укылышта кабул ителгән 2026 елга, 2027 һәм 2028 елларның план чорына бюджет проектына Министрлар Кабинеты тарафыннан 324 төзәтмә кертелде. Аларны шартлы рәвештә биш блокка бүлеп була. Беренче блокта – 194 төзәтмә. Алар федераль бюджет акчалары буенча республика бюджеты керемнәрен һәм чыгымнарын арттыруга, шулай ук республика бюджетыннан финанслауны чагылдыруга кагыла», – дип сөйләде Финанс министрлыгы башлыгы.
Ул билгеләп үткәнчә, беренче блок төзәтмәләре нигездә федераль акчалар кертү өлешендә Татарстан Республикасы бюджетын төгәлләштерүгә юнәлдерелгән. Максатчан федераль акчалар күләме төбәк бюджетында 122 чыгым позициясе буенча бүленгән.
«Татарстан ягыннан финанслашу республика бюджетында әлеге максатларга резервланган акчаларны аерым юнәлешләргә бүлеп бирү хисабына тәэмин ителә», – дип ассызыклады министр.
Икенче блок алты төзәтмәне үз эченә ала. Алар РФ Салым һәм Бюджет кодексларындагы үзгәрешләр белән бәйле. Өченче блок республиканың яңа норматив-хокукый актларын һәм аерым карарларын кабул итүгә кагылышлы 15 төзәтмәне үз эченә ала.
Дүртенче блокта – керемнәр һәм чыгымнар күләменең үзгәрүенә кагылмый торган дүрт төзәтмә. Бишенче блок – йомгаклау 105 төзәтмә. Аларның берсенә, мәсәлән, бюджет күләме ачыклана.
«Керемнәр һәм чыгымнар федераль бюджет акчалары буенча һәм федераль законнар үзгәрүгә бәйле рәвештә бер үк суммалар белән арта», – дип ачыклык кертте Фәйзрахманов.
Нәтиҗәдә 2026 елга республика бюджеты керемнәре 552,2 млрд сум булыр дип фаразлана, чыгымнар – 566 млрд сумнан артык. Дефицит – 13,8 млрд сум.
2027 елга бюджет керемнәре 578,9 млрд сум күләмендә планлаштырылган, чыгымнар – 595,8 млрд сум. Дефицит – 16,9 млрд сум.
2028 елга бюджет керемнәре 620,9 млрд сум тәшкил итәчәк, чыгымнар – 639,6 млрд сум. Дефицит – 18,7 млрд сум.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез