Газетага язылу

2026 елда Татарстан республикасы бюджетына акцизлардан 53 млрд сумнан артык акча керәчәк

2026 елда Татарстан бюджетына акцизлардан 53 млрд 23,9 млн сум күләмендә акча керәчәк. Бу хакта республика Финанс министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Тиешле сумма 2026 елга һәм 2027-2028 елларның планлы чорына бюджет турында ТР законында күрсәтелгән.

Керемнәр күләме 2026 елның 1 гыйнварыннан акциз ставкаларының артуын исәпкә алып бәяләнде. Аерым алганда, алкоголь продукциясенә акцизлар 11 процентка, сырага – 10 процентка, дизель ягулыгына һәм автомобиль бензинына – 5 процентка артты, дип хәбәр итәләр ведомство матбугат хезмәтендә.

Шул ук вакытта 2027-2028 елларда Россия Салым кодексы нигезендә барлык акцизлар буенча ставкаларны ел саен 4 процентка индексацияләү планлаштырылган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре