Хәзерге вакытта Россиядә этаплап пенсия реформасы үткәрелә. Пенсиягә чыгу яшен арттыру ун елга – 2019 елдан 2028 елга кадәр чорга исәпләнгән.
Реформа төгәлләнгәч, яшь бусагасы биш елга артачак: ул хатын-кызлар өчен – 60 яшь, ә ир-атлар өчен 65 яшь булачак.
2026 елда кемнәр пенсия рәсмиләштерә алачак
2026 елда гомуми нигездә пенсиягә чыгу хокукын 1962 елда туган һәм 64 яше тулган ир-атлар, шулай ук 1967 елда туган һәм 59 яшькә җиткән хатын-кызлар алачак.
Моннан тыш, пенсия түләүләрен вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен законлы нигезләре булган татарстанлылар да рәсмиләштерә алачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез