2026 елда Татарстанда күчемсез милек 10 %ка кадәр кыйммәтләнергә мөмкин

Кредит-хисап сәясәтендә җитди үзгәрешләр булмаган очракта, 2026 елда Татарстанда күчемсез милек 10%ка кадәр кыйммәтләнергә мөмкин. Бу хакта «Татар-информ»ТР Риэлторлар Гильдиясе вице-президенты Руслан Садреев сүзләренә таянып яза.

«2026 елда торак бәяләренең ничек үзгәрәчәген әйтү авыр, чөнки киләсе елга кредит сәясәте ачык түгел. Ләкин, гадәттә, кредит-хисап сәясәтендә җитди үзгәрешләр булмаган очракта да, икенчел һәм беренчел торак, шулай ук торак йортлар һәм җир кишәрлекләре инфляция кысаларында елына якынча 10%ка кыйммәтләнә», – диде белгеч.

Ул төгәлрәк бәяләү күп шартларга: кредитлау буенча үзгәрешләр, төзелеш материаллары бәясе, инфляция процессларына бәйле булачагын әйтте.

«Күчемсез милек – азык-төлек яки дарулар кебек үк товар. Барысы да Россиядәге гомуми икътисади хәлгә һәм, аерым алганда, кредит сәясәтенә бәйле булачак. Әгәр Россия Банкының ставкасы кимесә, күчемсез милеккә ихтыяҗ артачак һәм объектларның бәясе дә үсәчәк», – диде Руслан Садреев.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре