2026 елда Татарстанда реаль хезмәт хакын 2,8% дәрәҗәсендә арттыру планлаштырыла

2026 елга Татарстан бюджеты фаразы буенча реаль хезмәт хакын 2,8% дәрәҗәсендә арттыру планлаштырыла. Бу хакта 2026-2028 елларга республиканың социаль-икътисади үсеше фаразының төп параметрларына багышланган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте. Ул ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды. 

«2026 елга реаль хезмәт хакын 2,8% ка кадәр арттыру планлаштырыла. Муниципаль берәмлекләргә керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия эшчәнлеге кысаларында максатчан параметрларга ирешүне тәэмин итү буенча эшне дәвам итәргә һәм ачыкланган хокук бозуларны бетерү буенча тиешле чаралар үткәрергә кирәк», – диде ул.

Аның сүзләренә караганда, агымдагы икътисади хәл предприятиеләр хуҗаларыннан, тармак министрлыклары һәм муниципалитетлар җитәкчеләреннән аларның финанс тотрыклылыгын анализлауны һәм тиешле чаралар күрүне таләп итә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре