2026 елда хаҗ сәфәрен оештыру буенча килешү имзалады

Согуд Гарәбстаны Корольлеге һәм Россия Федерациясе арасында киләсе хаҗ сезонында Россия мөселманнарының хаҗ сәфәрен оештыру турында ике яклы килешү имзаланган.

РФ Хөкүмәте каршындагы дини берләшмәләр мәсьәләләре комиссиянең хаҗ эшләре буенча вәкаләтле вәкиле Ильяс Умаханов Согуд Гарәбстаны Корольлегенә эш сәфәре барышында Согуд Гарәбстанының хаҗ һәм гомрә эшләре министры Тәүфыйк бин Фәүзән әр-Рабиа белән очрашты. Очрашуда шулай ук Россия делегациясе составындагы Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең халыкара эшләр һәм хаҗ буенча урынбасары мөфти Рушан Аббәсов та катнашты. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Россия делегациясе составына сенатор Белан Хамчиев, Россия Хаҗ-миссиясе җитәкчесе Хизбула Асуев, Чечня Республикасы мөфтие, Төньяк Кавказ мөселманнары координацион үзәге рәисе Сәлах Межиев, Дагыстан Республикасы мөфтие урынбасары Магомед Мангуев кергән. Очрашуда шулай ук Россиянең Җиддәдәге генераль консулы Юсуп Абәкәров та катнашкан.

Очрашуның төп темасы 2026 елда Россия хаҗиларының хаҗ сәфәрен оештыруга багышланган. Согуд Гарәбстаны Корольлеге һәм Россия Федерациясе арасында киләсе хаҗ сезонында Россия мөселманнарының хаҗ сәфәрен оештыру турында ике яклы килешү имзаланган. Россиялеләр өчен узган еллардагы кебек үк квота – 25 000 кешегә бирелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре