2026 елга белем бирү программаларын гамәлгә ашыруны финанслау нормативлары 20%ка арттырыла

Бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында парламентарийлар 2026 елга һәм 2027-2028 елларның планлы чорына мәктәпкәчә, мәктәптә һәм өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативлары турында фикер алыштылар.

Мәктәпкәчә учреждениеләрдә нормативлар төркемнәрнең юнәлешеннән, мәктәпкәчә оешманың территориаль урнашуыннан, атнага эш көннәре саныннан, балаларның анда булу вакытыннан, төркемдә тәрбияләнүчеләрнең яшеннән, аларның сәламәтлеге торышыннан чыгып билгеләнә. 2026 елга мәктәпкәчә һәм мәктәп, шулай ук өстәмә һәм һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыруны финанс белән тәэмин итү нормативлары 2025 ел белән чагыштырганда 20% ка арттырыла.

Физик культура һәм спорт турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын кабул итү зарурлыгы шулай ук республика законнарын тәңгәлләштерүгә бәйле. 2025 елның 1 сентябреннән кабул ителгән федераль канун белән массакүләм мәдәни чараларны оештыручылар өчен яңа кагыйдәләр кертелә. Хәзер оештыручылар башкарма хакимият органына чараның темасы, уздыру урыны, оештыручысы, вакыйганың башлану датасы һәм төгәл вакыты, тамашачылар саны һәм тәртип һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен күрелгән чаралар турында алдан хәбәр итәргә тиеш. Закон проекты нигезендә, башкарма хакимият органнары әлеге мәгълүматны эчке эшләр органнарына тапшырырга хокуклы. Шундый ук үзгәрешләр республика законына да кертелә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре