Газетага язылу

Рамазан өчен фитыр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләмнәре билгеле булды

2026 елның 18 февралендә, кояш баеганнан соң, Рамазан-шәриф ае керә. Моңа бәйле рәвештә, Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы тарафыннан фитыр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләме буенча карарлар кабул ителде.

Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фитыр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 120 мең сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 940 мең сум (алтын буенча) билгеләнде. Фитыр сәдакасының аз күләме – 200 сум, зәкят чыгарырлык байлыгы булган кешеләргә – 1200 сум. Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 450 сум күләмендә фидия билгеләнде.

Рамазан уразасы 2026 елның 19нчы февралендә (пәнҗешәмбе) тотыла башлый. Беренче тәравих намазы 2026 елның 18 февралендә ястү намазыннан соң укыла. Татарстан мәчетләрендә тәравих намазы хәнәфи мәзһәбе буенча 20 рәкәгать итеп үтәлә. Кадер кичәсе – 16 мартта.

Быел ураза 29 көн тотыла. Уразаның соңгы көне – 19 мартта. Ураза бәйрәме быел 2026 елның 20 мартына – җомгага туры килә.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре