Газетага язылу

2026 елның 1 февраленнән гаилә ипотекасын алу кагыйдәләре үзгәрә

2026 елның 1 февраленнән Россиядә гаилә ипотекасын бирү кагыйдәләре үзгәрә. Шул вакыттан һәр гаилә бер генә ташламалы кредит рәсмиләштерә алачак, дип хәбәр итте Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты әгъзасы Александр Якубовский «РИА Новости» агентлыгына, дип яза «Татар-информ».

«Яңа критерийлар программаны адреслырак итәчәк һәм законсыз гамәлләрдән яклаячак», – дип искәртте парламентарий.

Якубовский аңлатканча, февральдән ир белән хатын ташламалы кредитны бары тик бергәләп кенә рәсмиләштерә ала. Элек ир белән хатын, чынлыкта ташламаның күләмен икеләтә арттырып, һәркайсы үзенә берәр ташламалы ипотека ала иде, хәзер алай эшләү мөмкин түгел.

Моннан тыш, «донор схемалары» (ташламалы ипотеканы туганнарга яки танышларга рәсмиләштерү) ябыла.

«Мондый операцияләр социаль программаны акча эшләү алымына әверелдерде. 2026 елдан торакны нәкъ менә программада катнашырга хокукы булган һәм анда яшәргә планлаштырган гаилә генә сатып алырга тиеш», – дип искәртте ул.

Якубовский билгеләп үткәнчә, программаның база параметрлары саклана: ставка ташламалы булып кала, беренчел взнос 20 проценттан башлана, кредит лимиты күпчелек төбәкләрдә – 6 миллион сумга, зур агломерацияләрдә 12 миллион сумга кадәр. Шулай ук кредитның ташламалы һәм базар өлешен берләштерү мөмкинлеге саклана.

«Бу системаны тагын да гаделрәк итә, спекулятив килешүләр санын киметә һәм базарны тотрыклыландыра», – дип сүзен төгәлләде депутат.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре