2026 елның гыйнвар аенда ял көннәре эш көннәреннән күбрәк булачак

5 көнлек эш атнасы булган хезмәткәрләр өчен 2026 елның гыйнвар аенда 16 ял көне һәм 15 эш көне була.

Алар Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре уңаеннан 1-11 гыйнварда ял итәчәк. Шулай ук 17, 18, 24, 25 һәм 31 гыйнвар ял көннәре, алар шимбә һәм якшәмбегә туры килә.

2021 елның гыйнварында ял көннәре эш көннәренә караганда күбрәк – 16 ял һәм 15 эш көне булган.

2026 елда иң аз ял көннәре – апрель, июль һәм сентябрьдә, бу айларда 8әр ял көне була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре