2026 елның 1 гыйнварыннан илдә фармацевтика тармагында җитештерүне локальләштерү дәрәҗәсен бәяләү өчен баллы система гамәлгә кертеләчәк. Бу хакта «Российская газета» яза.
Продукция билгеле күләмдә балл җыйганда Россиянеке дип саналачак, ә җитештерүче дәүләт ярдәме чараларына ия булачак.
Премьер-министр Михаил Мишустин тарафыннан расланган карар ил территориясендә дарулар җитештерүне үстерүче бизнеска этәргеч бирергә тиеш.
Төп максат – Россиядә чыгарылучы дару препаратлары ассортиментын киңәйтү һәм тармакны үстерү, перспективалы технологияләрне үзләштерү өчен өстәмә стимуллар булдыру.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез