Газетага язылу

2026 елның кайсы аенда иң аз эш көннәре булачагын әйттеләр

2026 елда Россиядә иң аз эш көннәре гыйнвар аенда булачак. Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб шулай дип белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы.

«Яңа елда 12 гыйнварда гына эшкә чыгабыз, ә гыйнварда эш көннәре саны нибары 15 көн булачак», – дип аңлатты парламентарий.

Киләсе елда россиялеләрне барлыгы 247 эш көне, 118 ял һәм бәйрәм көн көтә. Депутат сүзләренчә, 28 көнлек түләүле ялны исәпкә алып, РФ халкы ял итүгә караганда 101 көн генә күбрәк эшләячәк.

Төбәкләрдә җитештерү календарьлары гомумроссия календареннан аерылырга мөмкин, чөнки Федерация субъектларының үз бәйрәм көннәре бар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре